На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда Апанай мәдрәсәсенең 255 еллыгын билгеләп үттеләр

Казанның Мәрҗани мәчетендә «ХIV Якупов укулары», Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган региональ конференция узды. Әлеге чарада «Апанай» мәдрәсәсендә «Апанай мәчетенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге» турында сөйләштеләр. Бу хакта «Апанай» мәчете матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итә

Чара Апанай мәдрәсәсе шәкертләре, яшүсмерләрнең хәдисләр сөйләве белән башланды.

Аннан «Апанай» мәчетенең имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров барлык катнашучыларны сәламләде. Шулай ук дөнья мәдәнияты институты (ЮНЕСКО) ректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров чыгыш ясады. Ул татар милләтен, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, рухи байлыгын саклар өчен үзебезгә тырышырга кирәклеген ассызыклады.

«Бүген дин әһелләре яшәреп бара. Ә шул вакытта элеккеге бабайларның сыйфаты кимүгә бара», - дигән фикерен дә җиткерде. Энгель Таһиров «Апанай» мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәткә әнисенең шәхси Коръән-Кәрим китабын, ә мәдрәсә мөдире Әхмәд хәзрәт Сабировка шәфкатьлелек медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мәскәү шәһәренең Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге РИИ ректоры, тарих фәннәре кандидаты Габдулла хәзрәт Әдһәмов «Безгә бүген нәрсә җитми? Ул Ихсан», - дигән тема күтәрде. Һәм кыска гына үтемле вәгазен сөйләде.

ТР Фәннәр Академиясенең өлкән белгече, филология фәннәре кандидаты Марсил Гайнетдинов Апанаевларның нәселен өйрәнү турында кызыклы мәгълүматлар китерде. Кабер ташларындагы язуларны укып, «Каберемә килгән, көтмәгәндә хәлемне белгән кеше кылсын рухыма дога» дигән сүзләрне таба. 1,2 гильдия сәүдәгәрләре каберлекләрендәге язуларны укый. Монда 1880 еллар хакында сүз бара.

Йосыф Апанаевның кабер ташы ике кешегә куелган була. Анда болай язылган: «Мине зиярат кылучыны Аллаһ рәхмәт кылсын»(1321 елның һиҗри 1903 ел милади). «Аллаһны искә ал, дидем. Форсатны кулдан ычкындырма көн саен». Менә шундый дини дәресләр биргән кабер ташлары булуы хакында сөйләде ул.

Мөгәллимә Гөлназ Ильязова Апанай мәдрәсәсе тарихы, мәхәллә имамнарын искә алды, бүгенге мәдрәсәнең эшчәнлеге, аны төзекләндерү, дәрес-түгәрәкләр хакында , шулай ук Апанай мәчет-мәдрәсәсе белән бәйле шәхесләр турында сөйләде.

Вәлиулла Якупов укулары «Апанай» мәдрәсәсенең 255 еллыгы һәм «Ачык ишекләр « көне кысаларында үтте. Һәм бу чарада «Апанай» мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгърифәт Үзәгенең иң актив хезмәткәрләренә ТР мөфтие исеменнән дипломнар, Рәхмәт хатлары, медальлләр тапшырылды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх