На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...

Римзил Вәлиев: Журналистларга берләшергә кирәк

Күптән түгел Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булып узды. Биредә рәис сайланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата үз фикерләрен белдерде.

Беренчедән, Журналистлар берлегенә керергә кирәкме, кирәкмиме дип, кергәч, нәрсә алам, дигән сораулар белән шикләнүче яшьләр дә бардыр.

Бу – тормыштагы гади караш. Мәсәлән, Зөлфәт Хәким Язучылар союзына керми. (Зөлфәт Хәким чыннан да озак еллар берлеккә кермәде, әмма ул хәзер Язучылар берлегендә – «Интертат»). Халык язучысы, менә дигән язучы. Аны беркем дә мәҗбүр дә, тәнкыйть тә итми. Монда да шулай ук, кермәсәң дә була.

Журналистлар берлеге – ул иҗади берлек. Бездә Язучылар, Театраль хезмәткәрләр берлеге дә бар. Бер иҗат, бер һөнәр белән шөгыльләнгән кешеләр берлеге. Профсоюз түгел, ул хокук, социаль тормыш белән бәйле. Бу – иҗат иткәндә уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү урыны.

Мин үзем Журналистлар берлегенә 1972 елда кердем. Ул вакытта район газетасында редактор урынбасары булып эшли идем. Семинарда чыгыш ясаганнан соң, мине берлеккә керергә тәкъдим иткәннәр иде.

Мин әйтә алмыйм, анда кердем дә нәрсәдер алмадым, алдым дип. Мин бик канәгать, бик горурланып яшәдем шуңа. Мин союзны ярата идем. Ул вакытта СССР Журналистлар берлеге иде. Яшь журналист башкалар белән бер арада йөреп, аларның иҗади сүзләрен тыңлап, тулы хокуклы булып, семинарларда катнашып, чараларда йөри икән, ул үсүгә таба бара.

Ул вакытта ул дәрәҗә, хәзер дә ул дәрәҗә, чөнки яшь журналист өчен үсеш стимулы, белем алуы, бер-берсе белән очрашу, уртак чаралар үткәрү өчен кирәкле әйбер. Мин ул союзга кердем дә, минем проблемаларымны хәл итәләр, дәрәҗәле эш бирәләр, дип өметләнергә генә кирәкми. Анысы башка аның.

Иҗади берлек тә булмаса, кая гына барсын меңләгән журналист. Хосусый басма журналисты, дәүләт яисә федераль дәрәҗәдәге журналист булсынмы – аларның барысын да журналистика һөнәре берләштерә. Каядыр җыелып, сөйләшергә урын бу.

Шушы журналистлар берлегенең беренчел оешмасын үзегезнең редакциядә булдырсаң, шунда йөрсәң, хакимияткәме, матди социаль оешмаларгамы мәсьәләләрне бергәләп куйсак, уңышлырак булачак. Әлбәттә, аның файдасы тагын да күбрәк булачак. Журналистларның хезмәт хакы, аппаратура, оргтехника һ.б. мәсьәләләрне бер генә кеше хәл итә алмый. Журналистлар берлеге бергә туплангач – бер көч.

Иҗат берлегенең бераз сүлпәнлеге, файдасызлыгы журналистларның беренчел оешмаларының оештырылмаган булуы, яки сүрән эшләвенә бәйле. Елга бер генә формаль рәвештә җыелып, уставны да, нигә кергәнне дә онытыла, план да корылмый. Чын Журналистлар союзы булып яшисе килсә, безнең эшләгән урыныбызда шушы берлекнең беренчел оешмаларын булдырырга кирәк. Әлбәттә, алар арасында абруйлы, журналистлар ышанган кеше булырга тиеш.

Яшь, булдыклы журналистларның ихтыяҗлары, кайсылары бик зур эш эшләгәнен беләсе килә иде. Моны күбрәк язарга кирәк.

Бер тәкъдимем дә бар. Журналистлар берлегенең интернет сәхифәсе, үзенең нинди дә булса мәгълүмат каналы, радио-телевидение каналларында үзләренең рубрикалары күбрәк булырга тиеш. Хәзер бит иҗтимагый оешмалар бик сүлпән. Хәзерге тормышта тыюлар, чикләр булган вакытта журналистлар бер яктан дәртләндерер өчен дә һәм өйрәтер өчен дә кирәк. Мәсәлән, берәр журналист хаксызга рәнҗетелсә, ул вакытта Журналистлар берлеге күтәрелеп чыгып, яклый ала. Минемчә, хәзерге вакытта журналистлар кебек иҗтимагый яктан, иҗаттан да, сәяси тормышта да хәрәкәт иткән башка төркемнәр юк.

Мин – ярты гасырдан артык журналистикада эшләгән кеше. Мин үзем катнашмыйм икән, взносын түләмим икән, мин кемгә үпкәләргә тиеш. Ветераннар, яшьләр белән аерым чаралар күбрәк үткәрергә кирәк. Журналистлар бүленүдән чыга алмыйбыз. Журналистларга берләшергә кирәк.

Журналистика булгач, аның иҗади берлеге дә булырга тиеш. Әгәр дә ул формаль әйберләр белән басылып калмаса, беркем дә аны туктатып тормас. Журналистларның мәнфәгатьләрен, Татарстанны һәм татарны якларга кирәк. Шушы тема тирәсендә берләшкәндә, эшләп булыр иде. Йоклап йөреп, аннан башка да яшим әле мин, дип, эшләр барып чыкмас. Журналистлар күп, галәмәт зур армия бит ул, – дип аңлатты үз фикерләрен.

Журналистлар берлеге эшчәнлегенә карата тәкъдим һәм фикерләрне «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина язды.

  • Журналистлар союзына бәяләмә һәм тәкъдимнәр: нигә белмибез һәм нәрсә эшләргә?

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх