Свердловск өлкәсе «Татарча диктант» акциясендә актив катнашты. Акция 8-10 ноябрьдә узды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция дөрес язуга кызыксынуны арттыру, татар әдәби телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде
Акциягә Әҗегол, Рахман авыллары, Екатеринбург, Серов, Югары Пышма, Красноуфимск, Каменск-Уральский, Михайловск шәһәрләрендә яшәүчеләр кушылды.
Әҗегол, Түбән Арый, Васькино, Үрмәкәй, Уфа Шигере, Олы Төреш, Сыскы, Рахман, Әртә Шигере авыллары этномәдәни (татар) компоненты мәктәпләре укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Катнашучылар татар язучысы Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәреннән өзек язды.
Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга «Татарча диктант» акциясен оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерәбез, диелгән хәбәрдә.
Свежие комментарии