Бу җәйдә Әлмәттә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 750 балигъ булмаган баланы вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Төп эш бирүчеләр арасында – шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук яшьләр-яшүсмерләр клублары һәм мәктәпләр. Нигездә, балаларга территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнергә туры киләчәк, сирәгрәк - предприятие эшчәнлеге белән бәйле эш белән шөгыльләнергә мөмкин була.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша урнашканнарга, эш бирүченең хезмәт хакыннан тыш, аена 2 650 сум күләмендә матди ярдәм түләнәчәк. Профилактик исәптә торучы 450 яшүсмерне эш белән тәэмин итүгә җирле бюджеттан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Эшкә урнашуның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша башкарылуы мөһим. Хәзерге вакытта аның белгечләре эш бирүчеләр белән уртак эшчәнлек турында шартнамәләр төзү турында сөйләшүләр алып бара.
Свежие комментарии