На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан Лисичанскидагы җирле бизнеска ярдәм күрсәтәчәк

Татарстан Лисичанскидагы җирле бизнеска ярдәм итәчәк. Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин җирле желатин заводы җитәкчесе белән очрашты һәм предприятиенең тиз арада торгызылуына өмет белдерде.

Завод директоры Иван Семенов предприятиедәге эшләрнең торышы турында сөйләде. Завод корпусларының тәрәзәләре һәм түбәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң зыян килгән.

Зыянның масштабын исәпкә алып, завод директоры Татарстан вәкилләренә ремонт эшләрен башкару өчен кирәкле төзелеш материалларын алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Зыян күргән объектларны төзекләндерү өчен булган материалларны мөмкин кадәр күбрәк бирү турында карар кабул ителде.

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, җирле бизнес ярдәменнән башка шәһәр тулы канлы үсешкә ирешә алмаячак. Предприятиеләргә ярдәм җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм җирле халык өчен өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх