Йортта төлке, бүре, аю, тәвә кошы кебек тыелган кыргый хайваннарны тоткан өчен россиялеләргә 100 мең сумга кадәр штраф яный ала. Бу хакта Россия Юристлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Глебова хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.
Глебова аңлатканча, тыюга 120 дән артык төр хайван эләккән. Алар арасында иң еш очрый торганнары – сервал, гади төлке, бүре, юлбарыс, леопард, селәүсен, аюларның барлык төрләре, кобра, озынлыгы дүрт метрдан артыграк булган эре питоннар, агулы үрмәкүчләр, филин һәм тәвә кошы.
Аның сүзләренчә, кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык (РФ КоАП 8.52 маддә) билгеләнгән. Гражданнар өчен штраф 5-15 мең сум, вазифаи затлар өчен – 15-30 мең, ә юридик затлар өчен 50-100 мең сум тәшкил итә. Бу вакытта җәнлекне алырга тиешләр.
«Легес бюро» юристы Наталия Скрябина ачыклык керткәнчә, тыю кыргый хайваннарның кеше өчен потенциаль куркыныч булуы, шулай ук фатирларда һәм шәхси йортларда яшәү шартларының күпчелек төрләр өчен туры килмәве белән бәйле.
Моннан тыш, исемлеккә Кызыл китапка кертелгән, тоткынлыкта тоту аларны юкка чыгарырга мөмкин булган хайваннар да кертелгән.
Скрябина еш кына фотосессияләр өчен кулланыла торган ябалакларны, шулай ук эре ерткычларны – пума (зур кыргый мәче) һәм пантераларны алалар, дип өстәде.
Аның сүзләренчә, хайваннарны йортларда һәм фатирларда гына түгел, мәсәлән, автомобильләрдә дә табалар: бер очракта Мәскәүдә ир-ат Африка арыслан баласын каршерингта алып барган, шуннан соң хайванны алганнар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии