На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ленинград өлкәсенең «Юлдаш» татар һәм башкорт җәмгыяте 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

26 апрельдә Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәре һәм Гатчина районы «Юлдаш» татар һәм башкорт җәмгыяте зур юбилеен билгеләп үтте: быел аңа 25 яшь тулды. Бу вакыйгага багышланган концерт Гатчина мәдәният йортында булып узды. Тантаналы кичә артистларның чыгышларын һәм күп тәбрикләү сүзләрен үз эченә алды. Бу хакта «piter.

tatar» сайты хәбәр итә.

Гатчина шәһәрендә һәм Гатчина районында яшәүче татарларны һәм башкортларны берләштерүче «Юлдаш» җәмгыятен аның чирек гасырлык юбилее белән котларга Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән иҗади коллективлар, рәсми затлар, дин эшлеклеләре килгән.

Концерт җәмгыять белән бер исемне йөртүче «Юлдаш» ансамбле чыгышы белән ачыла. Юбилей концертын артист Вячеслав Клюев алып бара.

Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге консультанты Алинә Җиһаншина Гатчина районында һәм Ленинград өлкәсендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлешен керткәне өчен Ильяс Норовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшыра. «Юлдаш» җәмгыятенең рәисенә дә, әгъзаларының күбесенә дә ул кичәдә рәсми рәхмәт хатлары тапшырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх