Россия Президенты Владимир Путин бүген Кремльдә АКШ президенты Дональд Трампның махсус илчесе Стивен Уиткоффны кабул итә. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Бу Путин һәм Уиткоффның соңгы ике атнада икенче һәм ел башыннан бирле дүртенче очрашуы. Алдагы сөйләшүләр 11 апрельдә Санкт-Петербургта узды һәм дүрт сәгатьтән артык дәвам итте.
Төп тема булып Украинадагы низагны җайга салу мәсьәләсе кала.Элегрәк Песков аңлатканча, фикер алышу алып барыла торган мәсьәләләр катлаулы, шуңа күрә сөйләшүләр дәвамлы килеп чыга: «Субстанция бик катлаулы, шуңа күрә сөйләшүләр, кагыйдә буларак, шактый озак килеп чыга».
Кремльдә Уиткофф белән элемтәләрне бик нәтиҗәле дип саныйлар һәм аның Владимир Путин белән Дональд Трамп арасында «позицияләрне җиткерүнең бик яхшы, ышанычлы каналы» булуын ассызыклыйлар.
Свежие комментарии