На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Төмән өлкәсе мөфтиенә аның бүлмәсендә чүкеч белән һөҗүм иткәннәр

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт Садыйковка эш кабинетында чүкеч һәм күз яше чыгара торган газ баллоны белән һөҗүм иткәннәр. Бу хакта төбәк мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 30 сентябрьдә булган. Ул вакытта мөфти Зиннәт Садыйков һөҗүм итүчегә каршылык күрсәтә һәм Диния нәзарәте хезмәткәрләрен ярдәмгә чакыра.

Урынга килгән медицина хезмәткәрләре дин әһеленә тиешле ярдәм күрсәтә.

Тоткарланучы мөфтигә элек төбәктә тоткарланган радикаль ялган дини хәрәкәтләр тарафдарлары өчен үч алу максаты белән килүен әйткән. Ул үзе белән баллон һәм чүкеч алып килгән.

Ссылка на первоисточник
наверх