Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт Садыйковка эш кабинетында чүкеч һәм күз яше чыгара торган газ баллоны белән һөҗүм иткәннәр. Бу хакта төбәк мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу хәл 30 сентябрьдә булган. Ул вакытта мөфти Зиннәт Садыйков һөҗүм итүчегә каршылык күрсәтә һәм Диния нәзарәте хезмәткәрләрен ярдәмгә чакыра.
Урынга килгән медицина хезмәткәрләре дин әһеленә тиешле ярдәм күрсәтә.Тоткарланучы мөфтигә элек төбәктә тоткарланган радикаль ялган дини хәрәкәтләр тарафдарлары өчен үч алу максаты белән килүен әйткән. Ул үзе белән баллон һәм чүкеч алып килгән.
Свежие комментарии