На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Татарстанда җиде кыз ике фәннән БДИны 200 баллга тапшырган

Татарстанда җиде кыз БДИның ике фәненнән – рус теле һәм химиядән 200 балл җыйган. Рус теленнән имтиханда 31 чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл җыйган. Узган елда мондый нәтиҗәгә ирешкән укучылар саны 66 кеше булган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан мәктәпләре арасында рус теленнән йөз балл җыючылар саны буенча лидер – Казанның Вахитов районындагы 131нче номерлы лицей (өч укучы).

Бөгелмәнең 6нчы номерлы мәктәбендә, КФУның IT-лицеенда һәм Казанның 121нче номерлы лицеенда икешәр укучы йөз баллга ирешкән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Татарстанда рус теленнән БДИны быел барлыгы 15,1 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. 2024 елда 14,2 меңнән артык укучы тапшырган булган.

Әлеге фәннән бердәм дәүләт имтиханында уртача балл 65,05 тәшкил иткән (узган елда – 67,31). 24 балл тәшкил иткән минималь чикне 32 укучы уза алмаган.

Рус теленнән БДИ нәтиҗәсе урта гомуми белем алу турында аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен кирәк.

Быел рус теленнән минималь чикне узмаган, әмма математикадан уңай нәтиҗәгә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханны резерв көнендә – 23 июньдә тапшыра алачак.

Өстәмә көндә – 3 июльдә бер фәннән БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга мөмкин була. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх