Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россиянең чит илләрдәге сәүдә вәкилләре белән очрашты. Делегация составына Россия Федерациясенең Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Мьянмадагы сәүдә вәкилләре керде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Татарстанның чит ил партнерлары белән агымдагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге, республика предприятиеләренең экспорт потенциалы, продукцияне халыкара базарларга чыгару, шулай ук логистика һәм төбәкара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Песошин чит илләр белән ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен сәүдә вәкиллекләре эшенең мөһимлеген искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12 процентка артып - 16,2 миллиард долларга, ә экспорт 20 процентка артып - 12,3 миллиард долларга җиткән.
«Саннар начар түгел, ләкин яхшырак булуын телисе килә. Бу эштә сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Без, үз чиратыбызда, сезгә ярдәм күрсәтергә әзер», - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Татарстан алга киткән сәнәгате, табигый ресурслары, уңайлы географик урыны һәм куәтле транспорт инфраструктурасы белән аерылып тора. Республикада нефть чыгару, машина төзелеше, химия һәм энергетика өлкәләрендә зур производстволар тупланган, шулай ук самолет һәм вертолетлар, йөк автомобильләре һ.б. продукция җитештерелә. 2024 елда тулаем төбәк продукты 5,2 триллион сум тәшкил иткән.
Вице-премьер, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина төбәкнең сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында җентекләп сөйләде.
Сәүдә вәкилләре сәфәр кысаларында, мөмкинлекләре белән танышу өчен, Татарстанның алдынгы предприятиеләренә барырга ниятли.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии