«Синтез» командасы 2024/2025 елгы сезонда искиткеч нәтиҗә күрсәтте – су полосы буенча чемпионатта һәм Россия Кубогында уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Ул спортчыларны казанышлары белән котлады һәм республика аларның уңышлары белән горурлануын белдерде.
«Сезне әлеге зур уңыш белән котлыйм! Горурланабыз, егетләр!» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии