На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Игорь Бикеев Рәиснең Юлламасы турында: Кеше гомереннән кыйммәтлерәк нәрсә юк

Дошман пропагандасы, яшь гражданнарны деструктив бергәлекләргә җәлеп итү омтылышлары, террорчылык һәм башка җинаятьчел эшчәнлек туктатылырга һәм каты җәзаланырга тиеш, бу законнарны үзгәртүне таләп итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында шундый мөһим проблеманы кузгатты.

Бу хакта «Татар-информ»га Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Игорь Бикеев хәбәр итте.

Эксперт мәгълүматлары буенча, мондый чакырулар арасында «безнең балаларның акылы өчен көрәш» кирәклеге турында әйтелде.

«Татарстан ил җитәкчелеге кушуы буенча Россиянең тышкы сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнаша, дип билгеләп үтелде. Бу безнең төбәк буларак миссиябез, ул биредә яшәүче халыкларның һәм төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын һәм хезмәттәшлеген тәэмин итә. Шуңа күрә без төрле дәүләтләр һәм мәдәниятләр хезмәттәшлеге өчен күпер, идеаль мәйданчык булып торабыз. Без бу миссияне максималь нәтиҗәле башкарачакбыз», - диде Бикеев.

Шулай ук, аның сүзләренчә, мигрантлар белән эшне камилләштерүгә игътибар бирелгән.

«Алар безнең предприятиеләргә кирәк. Ләкин әгәр без аларны кабул иткәнбез икән, алар белән тыгыз эшләргә тиешбез. Бер яктан, аларның хезмәт һәм башка хокукларын якларга, ә икенче яктан – контрольдә тотарга, аларның һәм аларга эш бирүчеләренең Россия законнарын тулысынча үтәвен тәэмин итәргә. Монда да норматив җайга салуда үзгәрешләр кирәк», - диде әңгәмәдәш.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх