Казанда Мәрҗани мәчетендә исламны торгызуда ярдәм иткән һәм татар халкының үсешендә мөһим роль уйнаган хатын-кызларга багышланган чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу пәйгамбәрнең беренче хатыны —Хәдичә бинт Хувәйлид. Ул Ислам динен кабул итүчеләрнең беренче була һәм иң авыр минутларында Мөхәммәд Саллә-ллаһу галәйһи үә сәләммне яклый.
Мөхлисә Буби - халык мәгърифәтчесе, кызлар өчен беренче мөселман мәдрәсәсен ачкан, Россиядә шәригать хөкемдары булган беренче хатын-кыз. Мәгубә Сыртланова - очучы, Татарстаннан Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз.ТР Милли музее Сөембикә патшабикә образын тәкъдим итте һәм бу хатынның фаҗигале язмышы турында сөйләде. Ансар хәзрәт Коръән сүрәләрен укыды һәм җәннәтнең әниләр аяк астында булуын ассызыклады, әни догасының һәрберебез өчен никадәр мөһим булуын билгеләп үтте.
Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклады, махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итүдә актив катнашкан хатын-кыз волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гуманитар инициативаларны координацияләү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Айдар Хәйруллин Әл-Мәрҗани мәчете каршындагы әлеге хатын-кыз волонтерларның эшенең мөһимлеге һәм кирәкле булуы турында ассызыклады.
Җыелышта катнашучыларның барысы да догалар укыды һәм мондый очрашуларны традициягә әверелдерергә теләк белдерде.
Свежие комментарии