На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Әлмәттә махсус операциядә катнашучыларның балалары Яңа ел уңаеннан сертификатлар алды

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Яңа ел уңаеннан маркетплейска 3 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшыру дәвам итә. Район матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүгенге көндә алар 725 гаиләгә тапшырылган.

Бу - муниципаль инициатива. Сертификатларны тапшыру гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә.

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче 18 яшькә кадәрге балаларга бирелә. Аны түбәндәге адрес буенча Мәгариф идарәсендә алырга мөмкин: Фәхретдин урамы, 50/1, үзәк холлда, 9.00-19.00 сәгатьләрдә.

Бирегә балигъ булмаган һәр балага гариза алып килергә кирәк. Әлеге бала муниципаль берәмлек территориясендә теркәлергә һәм яшәргә, әтисе махсус хәрби операция зонасында хезмә итәргә яки аннан кайткан булырга тиеш. Сораулар туса, түбәндәге телефонга шалтыратырга мөмкин: 8 (8553) 45-13-00.

 

Ссылка на первоисточник
наверх