Композитор, Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллык юбилее белән котлады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Попов.
Ул билгеләп үткәнчә, агентлык Татарстан халкы өчен дә, республикадан читтә яшәүчеләр өчен дә һәрвакыт мөһим мәгълүмат чыганагы булды.
«Шул ук вакытта, «Татар-информ» инде күптән Татарстан чикләреннән чыгып, чынлыкта федераль дәрәҗәдәге басмага әверелде», – дип өстәде ул.Кәлимуллин искәрткәнчә, агентлык ярдәмендә ул Татарстанда гына түгел, Россия һәм чит илләрдә барган вакыйгалар турында да белеп тора.
«Шунысы куандыра, «Татар-информ»ның мәгълүмати көн тәртибе буенча сыйфатлы материаллар бирү өчен вакыты да, абруе да җитәрлек. Россия – зур ил, әмма Татарстан беренче линиядә кала. «Татар-информ»га, аның барлык хезмәткәрләренә һәм җитәкчеләренә уңышлар, нык сәламәтлек һәм яңадан-яңа кызыклы материаллар теләп калам», – дип сүзен төгәлләде Рәшит Кәлимуллин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии