На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Чабаксарда «Болгар» мәчетенә янкорма төзү эшләрен дәвам итү өчен ярдәм сорыйлар

Чабаксарда «Болгар» мәчетенә янкорма төзү эшләрен дәвам итү өчен ярдәм сорыйлар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле дин кардәшләр! Чабаксарда «Болгар» мәчетендә янкорма - ябык веранда төзү дәвам итә. Бу мәхәллә кешеләре салкын көнне ачык һавада яисә яңгыр астында намаз укымасын өчен эшләнелә.

Төзелеш эшләре зур темплар белән алып барыла. Эш зур, җитди һәм матди яктан чыгымлы. Бу изге эштә көчегездән килгәнчә катнашырга чакырабыз. Безгә сезнең ярдәм кирәк», - диелгән хәбәрдә.

Ярдәм итү өчен Саклык банкы счеты 2202 2061 4072 7632 яисә 937-004-01-23 телефоны буенча Ильяс хәзрәт Сафияновка мөрәҗәгать итәргә була.

Белешмәләр өчен телефон: 927-995-40-30 (мәчет имам хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов).

 

Ссылка на первоисточник
наверх