На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

2023 елда Казанда халыкның табигый артуы 6 мең кешедән артык тәшкил иткән

2023 елда Казан халкының табигый артуы 6 216 кеше тәшкил иткән, диелә туучылар саны буенча шәһәр мэриясе статистикасында. Басылып чыккан мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел ТР башкаласында 19 314 бала туган, 13 098 кеше вафат булган.

Искәртеп узабыз, халыкның табигый артуы – ул билгеле бер вакыт аралыгында туучылар һәм вафат булучылар саны арасындагы аерманың абсолют күләме.

Ул уңай да, тискәре дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә Росстат.

Өстәвенә, Казан 2022 елда да (4 792 кеше) халыкның табигый артуы ягыннан аерылып торган. Ул чагында шәһәрдә 18 704 бала туган, 13 912 кеше вафат булган.

ТР башкаласында табигый арту 2021 елда да (1 966 кеше) теркәлгән. Статистикадан күренгәнчә, Казанда әлеге чорда 20 501 бала туган, 18 535 кеше вафат булган.

Ссылка на первоисточник
наверх