На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Ульяновск өлкәсендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды

Ульяновск өлкәсенең Чынлы районында «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды. Аның кысаларында район башлыгы Владимир Бабайкин катнашында район мәктәпләрендә татар телен укыту буенча киңәшмә булды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Районның татар автономиясе рәисе Тәльгат Идиатуллов район мәктәпләрендә татар телен укыту күпкә кимүе, аның хэзер атнасына нибары бер сәгать кенә укытылуы турында сөйләде.

Район башлыгы мәктәп директорларына озакка сузмыйча бу мәсьәләне өйрәнергә һәм ана теле укытуны закон кысаларында уңай якка хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Аннан соң Кәшә авылы мәдәният йортында авыл, район үзешчәннәре белән Ульяновск Татар мәдәният үзәге иҗат коллективларының зур концерты булды. Чара башланыр алдынннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре авыл зиратында булып, өлкә автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаков каберенә барып дога кылдылар, дип хәбәр итә өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх