На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Илдус Гәрәев: Терроризмның милләте дә, дине дә юк

Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев Казанда узган «Рухи иминлек архитектурасы» форумында чыгыш ясап, рухи иминлекнең терроризмга каршы системада мөһим роль уйнавы турында сөйләде.

«Бүгенге көндә терроризм темасы һәрвакыт актуаль булып кала. Терроризмның милләте дә, дине дә юк.

Терроризм – ул фаҗига, югалту, һәм без барыбыз да аңа каршы көрәштә бердәм булырга тиеш», – диде Гәрәев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия, профилактика субъектлары белән берлектә, бу юнәлештә даими эш алып бара. «Без яшьләрнең рухи якларын ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау өчен күпсанлы чаралар үткәрәбез. Әлеге форум да – шул эшнең дәвамы», – дип искәртте ул.

Гәрәев фикеренчә, дәүләт структуралары һәм дини идарәләр арасында тыгыз хезмәттәшлек – иминлек нигезе. «Сез, имамнар, дин әһелләре – чын кыйммәтләрнең алып баручылары, татар мәдәнияте һәм ислам традицияләренең сакчылары. Сезнең эшегез – җәмгыятьнең рухи терәге», – диде ул чыгышында.

«Безнең максат – яшьләрне дөрес юнәлештә тәрбияләү, аларны деструктив идеологияләрдән саклау. Шуңа күрә мондый диалог мәйданчыклары бик мөһим», – дип өстәде Гәрәев. Ул катнашучыларны тәҗрибә уртаклашырга, яңа стратегияләр булдыруга чакырды.

«Күпләрегезне мин шәхсән беләм, сезнең күп еллар дәвамында бу юнәлештә эш алып баруыгызны күрәм. Республикабыз үткәндә нинди куркыныч янаулар белән очрашканын без яхшы беләбез. Шуңа күрә бу форумның әһәмияте бәхәссез», – диде ул.

Чыгышын йомгаклап, Илдус Гәрәев дин әһелләренә рәхмәт белдерде: «Без һәрчак сезнең белән элемтәдә.

Террористик янауларга каршы эш буенча теләсә нинди мәсьәләдә безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Бердәм булыйк, һәм без бу явызлыкны җиңәрбез», - диде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх