На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Әлмәттән махсус хәрби операция зонасына 23 февральгә тәм-томнар һәм бүләкләр җибәрелә

23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көненә Әлмәттән чираттагы ярдәм партиясен җибәрү планлаштырыла: маскировка челтәрләре, мендәрләр, тәм-томнар, шулай ук балалар кулы белән ясалган күңелгә үтеп керә торган бүләкләр һәм сувенирлар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар уза.

Анда педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары, шулай ук битараф булмаган шәһәр халкы катнаша.

«Русалочка» балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүчеләр махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә ярдәм йөзеннән рәсемнәр белән открыткалар ясадылар. Һәр открытка эчендә балалар яклаучыларыбызга җылы теләкләр язды.

Әлмәт районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская сүзләренчә, бәйрәм алдыннан һәр мәгариф учреждениесендә патриотик чаралар узачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх