На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Аксубай волейболчылары арасында иң көчлеләр билгеләнде

Аксубайның «Юность» универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча турнир узды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Беренчелекне районның иң көчле командалар дәгъвалады. Болар 2нче Аксубай, 3нче Аксубай мәктәпләре, муниципаллар, Савгач, Шәрбән һәм Трудолюбово командалары.

Бу уен уенчылардан яхшы физик әзерлек, хәрәкәтләрне координацияләү һәм стратегик фикерләү таләп итә. Уеннар тактикасы яхшы булган, туп белән эш итүдә хаталар җибәрмәгән (югыйсә уенда өстенлек көндәшләр командасына күчәчәк) – җитди шөгыльләнгән һәм осталыкларын даими камилләштергән спортчылар җиңәчәк. Боларның барысы да район ярышларында ачык күренде.

Бигрәк тә финал матчлары мавыктыргыч узды. Нәтиҗәдә – Шәрбән командасы, Трудолюбово волейболчыларын үзеннән соң калдырып, турнир җиңүчесе булды. Өченче урын өчен очрашуда Савгач дружинасы муниципаль хезмәткәрләрдән өстенрәк булып чыкты.

Турнир призерларын район башлыгы Илшат Заһидуллин котлады.

«Сез спортта уңышларга ирешәсез. Һәм бу үрнәк әйләнә-тирәдәге кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт, актив яшәү рәвеше алып баруга илһамландыра», – диде үтте ул.

Җиңүчеләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова котлады. Призер-командалар – медальләр, грамоталар, ә җиңүче алтын кубок алды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх