Россия Герое Максим Владимирович Шоломов Яшел Үзәннең 9нчы лицеенда Батырлык дәресе үткәрде. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Подполковник Максим Шоломов махсус хәрби операция вакытында 23 кешенең гомерен саклап калган, шул ук вакытта ике кулын да югалткан.
Ул кешеләрнең гамәлләре - аларның язмышын билгеләүче иң мөһим нәрсә, дип сөйләде.
Герой һәрчак хәрбиләр рәтендә булырга теләгән һәм моны чынга ашыру өчен бөтен көчен куйган. Гомеренең 20 елы хәрби хезмәттә узган Максим Шоломов хәзерге вакытта балаларга патриотизм һәм чын батырлыкның нәрсә икәнен аңлата.
Свежие комментарии