На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ольга решетникова
    околсыз малай. или околлы? не помню.Путин 2025 елны В...
  • Evgenija Palette
    Пошел подальше, ТУРЫНДА, изволь выражаться по-русски на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... (У тебя свои печатные издания есть)...Радик Әмиров «Исл...
  • Татьяна Гусева
    Когда-то во втором классе я в Темиртау изучала казахский язык. Который больше, чем наполовину состоит из русских букв...Әлмәттә сугыш вет...

Илһам Алиев: Карабахта беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды

Азәрбайҗан контроленә кайтарылган Карабах территорияләрендә беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды. Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенә һәм РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Инвестицион проектлар бар. Сүз уңаеннан, беренче инвестицион проектны Татарстан гамәлгә ашырды.

Бу - Джабраиль районында Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов һәм мин ачкан «КАМАЗ» сервис үзәге», - дип искәртте Азәрбайҗан лидеры.

«Ягъни Карабах территориясендә чит ил инвестицияләренең беренче проекты Россиянеке булды. Шуңа күрә без инвестицияләр дә көтәбез, подрядчыларга да шат булачакбыз», - диде Алиев.

Азәрбайҗан Президенты Бакуга килгән Татарстан делегациясе белән очрашырга ниятләвен дә әйтте. Ул интервьюны кичә бирде, шул ук көнне очрашу да булды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх