На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Ульяновск өлкәсенең Атнагыл мәктәбенә Рәшид Аряпов исеме бирелде

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Атнагыл мәктәбенә Рәшид Аряпов исеме бирелде» дигән язма чыкты.

Мәләкәс районы Атнагыл авылында мәктәпкә капитан-лейтенант Рәшид Рәмис улы Аряпов исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы чарада катнашучыларны Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лариса Калашникова, Лебяжье авыл җирлеге хакимият башлыгы Максим Жуков, 1 нче рангтагы капитан Ярослав Роговой, запастагы офицерлар һәм прапорщикларның «Братство» оешмасы вәкилләре, Рәшид Аряповның әнисе Роза Каюм кызы һәм хатыны Хәлимә Хәмзә кызы сәламләделәр.

Батырлык – ул тәвәккәллек һәм геройлык кына түгел, ул фидакарь, намуслы хезмәт, тәртип, ихтыяр көче, Туган илне ярату, Ватанга һәм хәрби антка тугрылык та әле.

Рәшид Рәмис улы Аряпов – чын герой, нәкъ менә аның тырышлыгы, профессиональ рәвештә эш итүе аркасында «Курск» атом су асты көймәсендәге катастрофа зур масштаблы радиацион катастрофага әверелмичә кала. Ул югары класслы профессионал буларак, хезмәттәшләреннән дә шундый булуны таләп итә. Реактор һәм аңа бәйле бөтен нәрсә дә идеаль хәлдә булып, шартлау вакытында инструкциядә билгеләнгәнчә сәгать кебек эшли, шуңа күрә матросларга атом-төш реакторларын кул белән сүндерергә туры килми. Бу автоматик рәвештә эшләнә. Геройлык үрнәге күрсәтүе өчен Аряпов үлгәннән соң Батырлык – Мужество ордены белән бүләкләнә.

2000 елның 7 ноябрендә Рәшид Рәмис улы Аряповны әти-әнисенең туган ягында – Атнагыл авылы зиратында җирлиләр.

«Рәшидне илебезнең чын патриоты итеп тәрбияләп үстергән өчен әти-әнисенә зур рәхмәт. Герой турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак еллар сакланачак»,- диде Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх