На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Әлмәт янындагы трассада булган авариядән соң ике автомобильгә ут капкан

Бүген Татарстанның Әлмәт районында, Тихоновка бистәсе янында өч автомобиль катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Volkswagen автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Renault машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Франция машинасына ут капкан һәм ул юл читендә торган Mercedes йөк автомобиленә килеп сыланган.

Шуннан соң йөк машинасын да ялкын телләре ялмап алган.

Авария нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең пассажиры, шулай ук Renault машинасының йөртүчесе һәм пассажиры, биш яшьлек баланы да кертеп, хастаханәгә озатылган. Урында автоинспекторлар эшли.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх