На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...

Курганда Муса Җәлил бюстын ачтылар

Бүген, 22 июньдә, Курган шәһәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлекле корылма «Библиотечный» скверы территориясендә урнаштырылган. Бюстның авторы – Винера Абдуллина.

Ул - танылган скульптор һәм Санкт-Петербург заманча сәнгате вәкилләренең берсе. Бүген һәйкәлне Санкт-Петербургтан Курганга китергәнннәр.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат хәзрәт Раев, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Урал аръягы» татарлар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Курган өлкә Думасы депутаты, бюстны куйдыруда төп матди ярдәм күрсәткән Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, Курган шәһәре башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Антон Науменко һәм башкалар катнашты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх