На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенә – 20: Бер сәхнәдә өч буын нәрсә белән шаккаттырачак?

26 апрель көнне яңа Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. «Татар-информ» акциянең 20 еллыгы – юбилей бәйрәме ничек узачагы турында яза.

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Бәйрәм традицион рәвештә 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә була. Уздыру урыны быел үзгә – чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) җәеләчәк. Соңгы елларда акция күчмә форматлыга әверелде – былтыр ул Казан Кирмәнендә, 2023, 2022 елларда Камал театрының иске бинасы каршында узды, аңа кадәр 17 ел дәвамында Бауман урамында уздырылып килде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Өч буын бер сәхнәдә очраша: «Өч дәвер, өч буын, өч төрле идея»

Быелгы сәхнәдә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA, Defne, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хәйруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats чыгыш ясаячак. Әле ул гына да түгел: биредә яшь исемнәр дә «ачылачак», ягъни 4 яңа башкаручы җырларын яңгыратачак.

«Быел безнең музыкаль бәйгедә 4 башкаручы узды. Бу – бик күп. Узган елларда 1-2 музыкантны ала идек. Быел барысы да шундый сыйфатлы, музыка бик төпле иде, шуңа без гала-концертка күбрәк башкаручыларны чакырырга булдык», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары менеджеры Ләйсән Фәхриева.

Музыкантлар гына түгел, быел алып баручылар да алтау булган. Оештыручылар аларны шартлы рәвештә 3 буын вәкиленә бүлгән, чараны алар чиратлашып алып барырга җыена. Беренче дәвернең алып баручылары Илфар Кәримов һәм Айсылу Лерон булачак. Икенче буын – Илгиз Шәйхразыев һәм Ләйлә Лерон. Яңа буын – «Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары, проектлар авторы Зилә Дәрҗеманова һәм юморист, «Әйдә ШаяРТ!» татар КВН лигасы чемпионы Дилияр Борһанов.

Зилә Дәрҗеманова бәйрәм чарасын быел беренче тапкыр алып барачак.

«Мин – бу акциянең иң яшь алып баручысыдыр. Без чараны өч өлешкә бүләчәкбез, өч дәвер, өч буын, өч төрле идея, фикерләр. Без, яшьләр буыны, әлеге чараны башкача күрәбез, зумерлар буыныннан үзебезчә яңалык кертеп алып баручылар булабыз. Бәйрәмдә һәр буынның үз миссиясе, безнең максат – яшебезгә туры килгәнчә, күбрәк кунакларның кәефен күтәрү, кызыклы, шаяртулы форматта һәм акциянең төп концепцияләрен онытмыйча алып бару», – диде ул.

Зилә Дәрҗеманова: «Бәйрәмдә һәрбер буынның үз миссиясе булачак».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Антипремия турында: «Бу – хурлык премиясе, беркем дә оятка калырга теләми, шуңа килмиләр»

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» ел саен «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерә һәм аларга нәтиҗә ясап, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыра. 2025 елда антипремиягә дәгъва кылучылар арасында министрлыклар карамагында эшләүче дәүләт оешмалары да бар.

«Без һәр ел тел мониторингын оештырабыз, төрле дәүләт һәм бюджет оешмаларының татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерәбез. Беренче чиратта, элмә такталарны карыйбыз, алар татар теленә дөрес тәрҗемә ителгәнме, шуны тикшерәбез. Шуннан соң без аларга ниндидер гариза язабыз – алар безгә татар телендә җавап бирергә тиеш. Өченче, без аларга шалтыратабыз һәм татарча сөйләшәбез. Әгәр дә берничә тапкыр шалтыратып та татарча җавап булмаса, рус теленә күчик дисәләр, бу антипремиягә бер этәргеч булып тора. Әлбәттә без баштан рәсми хатлар җибәрәбез – әйдәгез, татар телен кулланыйк, без сезгә ярдәм итә алабыз, дип язабыз», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Оештыручылар әйтүенчә, антипремия белән бүләкләнүчеләр чарага чакырыла, ләкин күп очракта алар әлеге таныклыкны алырга килми.

«Бу – хурлык премиясе, беркемнең дә оятка каласы килми, шуңа күрә алар килмиләр. Быел безнең кандидатлар бик күп булды, алар инде билгеләнгән, 26 апрельдә игълан итәчәкбез. Бу елны берничә оешма булачак, аларны бер ай гына түгел, ел дәвамында тикшердек», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Райнур Хәсәнов быелгы кандидатлар арасында министрлыклар юкмы дигән сорауга да җавап бирде.

«Дәгъва кылучылар арасында министрлыклар юк, ләкин алар канаты астында эшләп килүче оешмалар бар, дәүләт оешмалары», – дип искәртте ул.

Акциядә антипремия белән беррәттән премия дә тапшырыла. Аны үзенең эшчәнлегендә татар телен актив кулланган оешмаларга бирәләр. Оештыручылар сүзләренчә, быел премиягә 4-5 оешма дәгъва кыла.

«Антипремия бугач, безнең премия дә бар, премияне без дәүләт оешмаларына бирмибез, гадәттә коммерцияле, ниндидер шәхси оешмаларга тапшырабыз. Алар закон ягыннан ике телне кулланырга мәҗбүри түгелләр, ләкин үзләре теләп куллансалар, бу – бик матур күренеш, без премия биреп аларның бераз кәефләрен күтәрәбез», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Кысалар юк»: Татар телен танытып видео төшереп бүләкләр отып була

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева акция кысаларында узган интеллектуаль чаралар белән таныштырды. Алар арасында иҗади очрашулар, уеннар, остаханәләр бар.

«14 апрельдә «Казан Квест» уенын оештырдык, анда районнар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучылар Казан үзәгендә төрле нокталар буенча йөреп төрле биремнәр үтәде. Моңа кадәр алар дистанцион рәвештә өч бирем эшләргә тиеш иделәр. Ул – проект ясау, яшәгән район җирлегендә урнашкан биналарны икетеллелеккә, элмә такталарны тикшерүне үз эченә алды. Безгә якынча 40 гариза килгән иде, 40 гаризадан без 15не генә сайлап ала алдык. 15 командада 100 артык катнашучы иде. «Казан Квест» нәтиҗәләрен без 26 апрельдә игълан итәчәкбез», – диде Эльмира Вәлиева.

Акция кысаларында #минтатарчасөйләшәм2025 хештегы белән бәйге игълан ителгән. Шушы хештегны кулланып, төрле видеолар урнаштырырга була. Тематика ирекле – юмор, фән, татар телен популярлаштыру, кысалар юк. Җиңүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм» брендлы мерч һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.

«Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы булганга күрә, Казан белән генә чикләнмибез, Россия төбәкләре, чит илләрдә дә оешмаларыбыз бар. Безнең карамакта 116 оешма, алар да шулай ук акциягә кушыла. Алар үз шәһәрләрендә төрле чаралар оештыра, 26 апрельдә фатирник, сөйләм клубы, төрле чаралар узачак», – дип аңлатты Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Эльмира Вәлиева: «Безгә якынча 40 гариза килде, 40 гаризадан без 15не генә сайлап ала алдык».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел акциядә катнашырга теләүче, оештыру эшләрендә ярдәм итүче волонтерлар саны да арткан. Узган ел белән чагыштырганда, чарада волонтер булып катнашырга теләүчеләр саны 2 тапкырга арткан.

«Без март аенда акциягә волонтерларны чакыра башлыйбыз, быел без чарага волонтер итеп 60 кеше җыярга теләгән идек, ләкин нәтиҗәдә безнең 100дән артык волонтер җыелды. Аларның күбесе – былтыр акциядә катнашучылар. «Без былтыр тамашачы буларак катнашкан идек, быел оештыру эшендә катнашасыбыз килә», – диләр. Бу, миңа калса, яхшы динамика, узган елны 50 волонтер гына җыелган иде. Һәр ел оештыру эше белән кызыксынучылар арта бара», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бәйрәмгә күбрәк яшьләр килә, ләкин бездә чикләүләр юк»

Оештыручылар «Мин татарча сөйләшәм»нең былтыргы статистикасы белән дә таныштырды, 2024 елда чарага 15 меңнән артык тамашачы килгән.

«Былтыр бәйрәм Казан Кирмәнендә Гавами урыннарда (присутственные места) узды. Андагы камералар 6 сәгать эчендә чарага 15511 кеше кереп китүен күрсәтте. Былтыр чараны оештыру урыны 10 көн алдан гына билгеле булган иде, бу – бик яхшы нәтиҗә дип уйлыйм. Яшь үзенчәлегенә килсәк, бәйрәмдә күбрәк яшьләр иде, ләкин бездә чикләүләр юк. Телиләр икән – олылар да килә ала, оныклары, балалары белән, без бөтен кешене дә күрергә шат», – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Язгы Печән базары»на эләгер өчен теркәлү инструкциясе

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырыла. Бәйрәмнең гала-концерты Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында, ә сату рәтләре бинаның эчендә – фойеда урын алачак. Маркетка керү ирекле, ләкин теркәлү мәҗбүр ителә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов аңлатуынча, бу – куркынычсызлык максатларында театр таләбе.

«Теркәлү узу – театр таләбе, маркетка кергән җирдә безнең волонтерларыбыз торачак, алар ярдәм итәргә әзер. Олы яшьтәге кешеләргә, теркәлү узуда кыенлыклар белән очрашучыларга безнең волонтерлар ярдәм итәчәк. Кемнәр теркәлә алмаган, аны урында ясау мөмкинлеге дә булачак», – дип аңлатты ул.

  • Чарага шушы сылтамага басып теркәлергә була.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Акча тапсак, «Печән базары» маркетын җәен дә уздырырбыз»

Әлеге хәбәр киң җәмәгатьчелеккә чыккач, оештыручыларга «театрда базар уздыру дөрес түгел» дип, дәгъва белдерүчеләр күп булды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге сүзләргә җавап кайтарды.

«Соңгы көннәрдә «Язгы Печән базары»ның яңа Камал театрында үткәрелүе белән бәйле бик зур шау-шу күтәрелде, күп кешеләр «ник театрдан базар ясыйсыз» дип, яздылар. Минем үз фикерем белән бүлешәсем килә. «Печән базары» җәй көне дә узачак, финанслар җитсә, акча тапсак, без аны хәтта ике тапкыр уздырырга планлаштырабыз. «Печән базары» гади базар түгел, ул – дизайн маркет, ягъни анда һәр дизайнер үзе иҗат иткән әйберне сата. Алар Кытайдан алып, бәясен өч-дүрт тапкыр арттырып сатучы кешеләр түгел. Без һәрбер дизайнерның продукциянең карап чыгабыз, тикшерәбез», – диде ул.

Аның фикеренчә, театр ябык пространство булырга тиеш түгел.

«Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. Милли, заманча төшенчәләр безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә «Печән базары» маркетын театр бинасы эчендә узуын урынлы дип саныйм. Аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз дип уйлыйм!» – дип ассызыклады ул.

Райнур Хәсәнов: «Печән базары» ул – гади базар түгел, анда һәрбер дизайнер үзе иҗат иткән әйберне сата»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

  • «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх