На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләренә БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бетерүдә күрсәткән кыюлыклары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында әйтте.

Ул ассызыклаганча, бүгенге көнгә төп чакыру – махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау.

«Безне куркытырга һәм көчсезләндерергә омтылуларга без җәмгыятьнең бердәмлеге белән җавап бирәбез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәләрен бетергәндә күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республикага пилотсыз очкычлар һөҗүме гражданнарның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә әле күп эшләр башкарасы барлыгын күрсәтте, дип билгеләп үтте ул. Шуңа күрә 25 февральдә «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасының әзерлеге торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында» республика Иминлек Советы утырышын үткәрү планлаштырыла.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган елның 21 декабрендә Казанда 8 БПЛА очып килү теркәлде. Аларның берсе сәнәгать предприятиесенә, берсе елга өстендә, ә алтысы торак массивка таба очып килде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх