Социаль челтәрләрдә экстремизм, террорчылыкны аклау, армияне дискредитацияләү белән бәйле постлар өчен гражданинга җинаять җәзасы яный ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итте.
Әйтик, РФ Җинаять кодексының 280 маддәсе нигезендә, «Интернет» челтәрен кулланып экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашыруга гавами өндәүләр өчен гражданинны билгеле бер вазифаны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан өч елга мәхрүм итеп, биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итәргә мөмкин.
Шулай ук билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан өч елга тыеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.«Интернетта террорчылыкка ачыктан-ачык өндәгән өчен, РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә, гражданинны 300 меңнән 1 млн сумга кадәр яки 3-5 ел эчендә хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф көтә, яки билгеле бер вазифаны биләүне яки билгеле бер эшчәнлек белән биш елга кадәр шөгыльләнүне тыеп, биш елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә», - диде Аграновский.
Шундый ук җәза, террорчылыкка чакырган өчен, армияне дискредитацияләгән өчен көтә. Бу хокук бозу өчен җаваплылык РФ Җинаять кодексының 280.3 маддәсендә язылган, дип йомгаклады юрист.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии