Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка исемле пычак бүләк иткән ефрейтор Андрей Григорьевка (ул кул сугышында Украина хәрбиен җиңеп, шуның өчен Россия Герое исеменә лаек була) җавап бүләге тапшырдылар. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Рәисе җавап бүләге тапшырды.
Бүген Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев аны геройга бүләк итте. Сүз уңаеннан, ул бүләкне якутларның милли бәйрәме Ысыахта тапшырды», - диде Галимова.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии