На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Әлмәттә «Сәламәтлек формуласы» шәһәр форумы була

Әлмәттә 19 октябрьдә 10:00 -18:00 сәгатьтә Таһиров урамы, 1 адресы буенча урнашкан «Нур» үзәгендә «Сәламәтлек формуласы» шәһәр форумы узачак. Форум физик, эмоциональ сәламәтлек һәм иминлек мәсьәләләренә багышланган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Шәһәр халкы өчен бу белгечләрдән кыйммәтле белем алу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзеңне, сәламәтлегеңне кайгырту өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге тудырыла.

Буш урыннар булуга карап, әлмәтлеләр бушлай мастер-классларга да бара алачак:

Нутрициологтан «сәламәт тәлинкә», Zumba һәм бачатаның хатын-кыз стиле, цигун, акыллы фитнес һәм фитнес 50+, хатын-кызлар сәламәтлеге буенча мастер-класслар була.

Сәламәтлек турындагы лекциягә керү түләүсез.

Ссылка на первоисточник
наверх