На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Милли мохит, ике меңләп кунак, сый-хөрмәт: Татарстан «Россия студентлар язы»н кабул итә

«Россия студентлар язы» финалистлары кыйммәтле бүләкләр һәм премияләр алачак.

Россиянең 82 төбәгеннән – Калининградтан Камчаткага кадәр, ДНР, ЛНР һәм Запорожье өлкәсеннән ике меңнән артык катнашучы Казанда ноябрь аенда «Россия студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивалендә катнашачак. Конкурста Татарстанны 60тан артык кеше тәкъдим итә.

Киңкүләм чара турында Татарстанның Хөкүмәт йортында брифингта сөйләделәр.

Фото: © kzn.ru

«Татарстанга финалны дүртенче тапкыр үткәрүне ышанып тапшырдылар»

Татарстан җыелмасы «Россия студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивалендә чыгыш ясый. Республиканың биш вузы студентлары бөтен юнәлешләрдә конкурс номерларын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итте Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Казанда «Студентлар язы» киләсе атнага старт ала. Мөгаен, «яз»ның ноябрьдә килүе сәеррәк тоеладыр. Беренчедән, бездә һәрвакыт яз, студентлар өчен бигрәк тә. Икенчедән, оештыру моментлары булды, һәм чаралар графигы да тыгыз иде», – дип сөйләде ул.

Казан «Бөтенроссия Студентлар язы» финалын дүртенче тапкыр кабул итәчәк.

«Фестиваль ил буйлап сәяхәт итә. Безгә финалны дүртенче тапкыр үткәрүне ышанып тапшырдылар. Бу – Россия яшьләр берлеге, Росмолодежь кебек федераль оешмаларның югары ышанычы турында сөйли», – дип ассызыклады Кадыйров.

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале Казанда 25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр уза һәм Татарстанда Ватанны Саклаучы елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Кадыйров Татарстан командасының ел саен призлы урыннар алуын искәртте.

Былтыр республика гомуми зачетта икенче һәм «Төбәк программасы» юнәлешендә өченче урынны яулаган иде. 2023 елда безнекеләр гомуми зачетта җиңүче булган иде.

Казанда ДНР, ЛНР һәм Запорожье өлкәсе командалары чыгыш ясаячак

«Россия Студентлар язы» киңкүләм студентлар иҗат фестивале безнең илдә 1993 елдан уздырыла, дип хәбәр итте Россия Яшьләр берлегенең «Студвесна» яшьләр иҗатын үстерү һәм ярдәм программасы җитәкчесе Валерия Позикова.

«Татарстан моңа кадәр фестивальне 2001, 2009 һәм 2016 елларда кабул иткән иде. Татарстан илкүләм финалларны гына түгел, махсус проект һәм программаларны да күп кабул итте», – дип сөйләде ул.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Валерия Позикова Татарстан Хөкүмәтенә һәм республиканың Яшьләр эшләре министрлыгына студентларның иҗади башлангычларына теләктәшлек һәм хуплау күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

«Татарстан бөтенроссия фестивальләрендә үзен һәрвакыт алгы сафта күрсәтә, гомумкоманда зачетларында һәм төбәк программаларында һәрвакыт лидер. Россиянең барлык студентлары бу фестивальне бик көтә, чөнки аларга фестивальнең шундый иҗади төбәктә ничек узуы кызык», – диде Позикова.

Иң-иңнәрне ачыклау өчен, быел төбәкләрдә 85 сайлап алу этабы һәм университетларда 100ләгән сайлап алу этаплары үткән. «Фестивальдә тарихи территорияләр катнашачак. ДНР һәм ЛНР анда 2018 елдан бирле ел саен катнаша. Шулай ук, быел Запорожье өлкәсен көтәбез», – диде Позикова.

«Россия Студентлар язы» фестиваленең ачылу һәм ябылу тантаналары «Баскет-холл»да узачак

«Россия Студентлар язы» фестивален ачу тантанасы – 25 ноябрьдә, ә ябу тантанасы 28 ноябрьдә була.

«Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары «Баскет-холл»да узачак», – дип әйтте Азат Кадыйров.

26 һәм 27 ноябрьдә төбәк программасы узачак, 28 ноябрьдә – бүләкләү тантанасы, фестивальдә катнашучылар гала-концерты һәм ябылу тантанасы.

«Россия Студентлар язы» фестивалендә катнашу өчен ун конкурс юнәлеше буенча 900дән артык гариза килеп ирешкән. Иң популярлары – вокал, бию, театр, медиа, видео һәм арт, диде Валерия Позикова.

Катнашучылар өчен быел беренче тапкыр «Фронт җыры», «Фронт прозасы һәм шигърияте» махсус номинацияләре игълан ителгән.

Фото: © kzn.ru

«Яшьләр әзер номерлар белән килми. Алар үз эшләрен фестивальдә әзерләп яклаячак. Тиздән катнашучылар өчен конкурс эшләре темаларын игълан итәчәкбез. Бу – юмористик роликлар, документаль фильмнар, видеорепортажлар, фоторепортажлар, публикацияләр», – дип билгеләп үтте ул.

Быел катнашучылар өчен беренче тапкыр «Фронт җыры», «Фронт прозасы һәм шигърияте» махсус номинацияләре кертелгән. Фестиваль тамашачылары 25 концерт программасын күрәчәк.

Фестиваль уздыру өчен Казандагы җиде мәйданчык сайланган: Тимерьюлчылар сарае, Химиклар сараенда төбәк программасы узачак; Казан дәүләт энергетика университетында – театр юнәлеше; «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә – оригиналь жанр, уен кораллары юнәлеше; «УРАМ» экстрим-паркында – мода, диджеинг; Казан дәүләт мәдәният институтында – вокал юнәлеше, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында – бию, медиа, видео, арт юнәлешләре. Катнашучылар 50дән артык номинациядә чыгыш ясаячак. Фестивальдә 60лап эксперттан торган жюри эшләячәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Кунаклар милли ризыклар белән сыйланып, Татарстанның милли мохите белән танышачак»

«Россия Студентлар язы»нда башка төбәкләрдән катнашучылар балалар сәламәтләндерү лагерьларында, «Тирән күл» ял базасында һәм Универсиада авылында урнашачак.

«Кунакларны татар милли ризыклары белән сыйлаячакбыз. Төшке ашлар мәдәни программа белән үрелеп барачак. Бу кунакларга милли тәм-том белән генә сыйланып калмыйча, Татарстан мохитен дә тоемларга мөмкинлек бирә», – диде Азат Кадыйров.

Катнашучыларның чирек өлеше Казанга автобусларда киләчәк, калганнар һава, тимер юл транспорты, машина белән килүчеләр.

«Әлбәттә, җәмәгать һәм медицина иминлеге мәсьәләләре хәл ителгән», – диде Кадыйров.

Ачу һәм ябу тантаналарында ашыгыч ярдәм бригадасы эшләячәк. Чара соцчелтәрләрдә онлайн трансляцияләнәчәк.

Фото: © «Татар-информ»

Финалистларга акчалата премияләр түләнергә мөмкин

«Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивале җиңүчеләрен тамашачылар мәхәббәте, партнерлардан призлар көтә, һәм акчалата премияләр дә булырга мөмкин.

«Хәзер акчалата премияләр мәсьәләсе карала», – дип хәбәр итте Валерия Позикова.

Ул илнең күп кенә субъектларында конкурс финалистларының төбәк җитәкчеләре, губернаторлар, министрлык вәкилләре белән очрашып, исемле премияләр алу тәҗрибәсе булганын билгеләп узды.

Фестиваль җиңүчеләре һәм призерлары булып, 300гә якын ялгыз башкаручы һәм иҗади коллективлар сайланачак. Лауреат исемнәре бүләкләү тантаналарында әйтеләчәк.

«Гран-при иясен, төбәк программасы лидерларын, «Ел алгарышы» махсус призына лаеклыны, шулай ук, гомумкоманда зачетында җиңүчене 28 ноябрьдә беләчәкбез», – дип әйтте Позикова.

Чарада эшләү өчен волонтерлар командасы тупланган, алар өчен шәһәр буйлап бушлай йөрү оештырыла. 700дән артык гариза килеп иреште, 250 волонтердан группа төзелде, дип хәбәр итте ТР Яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов.

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Волонтерлар фестивальнең барлык нокталарында булачак. Алар махсус өйрәтелгән», – дип тәгаенләде ул.

Фестиваль кунаклары өчен мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Алар Казан Кремленә, Милли китапханәгә, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка, «Урам» экстрим-паркына барачак. Шулай ук, теләге булганнар татар телен өйрәнү буенча бушлай мастер-класста катнаша ала.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх