На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстан спорт министры Владимир Леонов Алинә Заһитованың мәктәбе турында сөйләде

Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбен төзү өчен әлегә иганәче табылмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Спорт министры сүзләренә караганда, Заһитова даими рәвештә Казанга килә. Леонов белән спортчы атна саен диярлек төрле эш мәсьәләләре турында аралашып тора.

Мәктәпне проектлау эше финал стадиясендә, хәзерге вакытта аның бәясе билгеләнә, диде шулай ук Леонов.

«Якындагы ай – ай ярымда бездә бу үзәкнең форматы турында тулы күзаллау булыр, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта төп сорау – финанслау. Әлегә барлык проект карарларының төгәл бәясе билгеле булмау сәбәпле, иганәче турында сөйләргә иртәрәк», - дип тапшыра Владимир Леоновның сүзләрен «РИА Новости Спорт».

Исегезгә төшерик, ТР спорт министры Казанда Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе, барысын да тиз арада килештереп, кирәкле финанслау алып булган очракта, 2025 ел азагына кадәр ачылырга мөмкин, дип белдергән иде.

Элегрәк Заһитова фигуралы шуу мәктәбендә үзе тренер булырга һәм консультацияләр бирергә планлаштыруы турында сөйләде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх