Чаллының янгын сүндерү бүлеге җитәкчесен «ышанычны югалту» аркасында эштән алдылар. Бу хакта республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт эшчесенең җиде ел дәвамында яшерен рәвештә шәхси фирмада эшләве һәм өстәмә керемен яшерүе ачыкланган.
Прокуратура янгын сүндерү бүлеге җитәкчесен ришвәтчелеккә каршы законнарны бозган өчен эштән җибәрүне таләп иткән.
Күзәтчелек ведомствосын таләпләрен канәгатьләндергәннәр.
Свежие комментарии