На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Россия Үзәк банкы вакыты чыккан банк карталарының гамәлдә булу вакытын чикләячәк

Россия Үзәк банкы гамәлдә булу вакыты чыккан банк карталарын куллануга чикләүләр кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия Банкының Милли түләү системасы департаменты директоры Алла Бакина Санкт-Петербургта Финанс конгрессында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Аның сүзләрен РБК китерә.

Бакина искәрткәнчә, банк карталарының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы карар элегрәк кабул ителгән иде.

Аның сүзләренчә, мондый чара тышкы вазгыять белән бәйле рәвештә гражданнарга, гамәлдә булу вакыты тәмамлануга карамастан, үз карталарыннан файдалануны дәвам итәргә мөмкинлек бирде. Әмма хәзерге вакытта, Үзәк банк вәкиле билгеләп үткәнчә, банклар акрынлап вакыты чыккан карталарны алыштыра, һәм аларның саны кими бара.

Ул картаның гамәлдә булу вакыты мошенниклыкка каршы көрәштә мөһим элемент булуын ассызыклады. Моңа бәйле рәвештә Үзәк Банкта мондый карталарны куллануга чикләүләр кертү мөмкинлеген карыйлар. Бакина аңлатканча, гамәлдә булу вакытын озайту ихтияҗы инде юкка чыккан, чөнки вакыты чыккан карталар аз калган, һәм банклар аларны яңартуны уңышлы тәмамлап килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх