На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Сергей Кравцов: Форумда катнашучы министрлар саны елдан-ел арта

Казанда узучы «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара Мәгариф министрлары форумында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, чараның елдан-ел масштабы зурайганын белдерде. Бу хакта ул журналистлар белән аралашканда сөйләде.

«Биредә 50ләп ил һәм 20гә якын министр катнаша. Без аларга Россиядәге мәгариф системасындагы заманча алымнар һәм ысуллар, педагогик университетлар һәм башка төр учреждениеләр эшчәнлеген күрсәтәбез.

Шулай ук Халыкара «Артек» лагерен. Форумда катнашучы министрлар саны елдан-ел арта. Быел катнашучылар күбәйде, төрле илләрдән делегацияләр килде. Киләчәктә узачак форумнарда алар тагы да артуына өметләнәбез, география киңәер. Агымдагы елда бу форумга, мәсәлән, Абхазия, Көньяк Осетия мәгариф министрлары да килде. Африка, Латин Америкасы өчен дә форум кызыксыну уятты», – диде министр.

Шулай ук Кравцов төрле дәүләтләрдә рус телен өйрәнү өчен 60 үзәк ачылуын әйтте. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләрендә Мәскәүдәге Примаков мәктәбе базасында ачылган.

«Форумга килгән министрлар белән эшлекле очрашулар, сөйләшүләр бара. Актив рәвештә меморандумнарга кул куела. Мондый килешүләр яңа мөмкинлекләр ачуына инанам. Бүген Үзбәкстан, Сербия белән меморандумнар турында сөйләшү, килешү көтелә», – дип ассызыклады министр.

  • Форум кысаларында шулай ук күргәзмә ясалган. Анда илнең 30 артык оешмасында белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре турындагы тәкъдим ителгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх