М-12 «Көнчыгыш» трассасы өстеннән очып узганнан соң, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Екатеринбургка кадәрге тизйөрешле юлны төзүнең барышы турында киңәшмә уздырды.

«Хезмәттәшләр белән һәр этап - нинди темп белән барабыз, эшнең ничек алга баруы турында фикер алыштык», - дип язган Хөснуллин Телеграм-каналында.

Төп участоклар арасында ул Түбән Кама һәм Чаллыны урып узу юлын, М-7 «Волга» юлы реконструкциясен, шулай ук Дүртөйле - Әчит юлы һәм Башкортстанда биш торак пунктны урап узу юлын билгеләде.

Эшчеләр М-12 трассасын булган юлларга тоташтыру, машина йөртүчеләр өчен күп функцияле зоналар һәм трассада мобиль элемтә урнаштыру өстендә актив эшли, дип өстәде Хөснуллин.

«Барлык участокларда да меңләгән төзүчеләр көче белән зур эш бара. Ел ахырына барлык эшләрне тәмамларга һәм Президент Владимир Путин куйган бурычларны үтәргә планлаштырабыз», - диде ул.

Свежие комментарии