Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн башкаласы Манамада Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19нчы еллык конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясады. Быелгы чараның темасы – «Мөселман икътисадлары өчен тотрыклы, нәтиҗәле һәм сыгылмалы «Хәләл» экосистемасын булдыру өчен Ислам финанславын куллану», - дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле Хәмәд бән Ису Әл-Хәлифкә һәм конференцияне оештыручыларга Татарстан делегациясенә Ислам банкингы һәм финанслары буенча форумда катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе искәрткәнчә, ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Россияне Ислам дәүләтләре белән традицион рәвештә тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли, дип өстәде Миңнеханов.
«Россия Ислам дөньясы белән эшлекле һәм гуманитар киң хезмәттәшлек өчен ачык. Мөселман дәүләтләре белән илебез арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим механизмнарының берсе — «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме. Төркем үз илләрендә абруй һәм дәрәҗәгә ия булган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, эшлекле даирәләр, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм руханилар дәрәҗәсендә консультацияләр уздыру мәйданчыгы булып тора», - дип сөйләде Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы элемтәләрне үстерүгә өлеш кертә, дип ассызыклады ул.
ТР Рәисе бәяләвенчә, Россия Ислам икътисадын үстерү өлкәсендә зур перспективаларга ия.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиядә Ислам (партнерлык) банкингы һәм финанславы принципларын кертү сынала торган төбәк.
Свежие комментарии