На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Әгерҗедә Бөек Ватан сугышының яшь геройлары истәлегенә Хәтер дивары ачылды

Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы яшь геройларының батырлыгына тирән хөрмәт йөзеннән 5нче балалар бакчасында Хәтер диварын ачу тантанасы булды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» балалар бакчасына сылтама белән хәбәр итә.

Стендта яшь патриотларның фоторәсемнәре урнаштырылган, аларның исемнәре безнең ил тарихына мәңгегә язылган.

Бу балалар, олылар белән беррәттән, фронтта батырлык күрсәткән, тылда хезмәт куйган, партизаннарга искиткеч кыюлык, ныклык күрсәтеп, ярдәм иткәннәр.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тын да алмыйча, яшь геройларның батырлыклары турында хикәя тыңлады, алар хөрмәтенә чәчәкләр куйды.

«Без бу балаларның батырлыгын истә тотарга һәм тарихны буыннан-буынга тапшырырга тиеш, балаларыбыз Җиңүнең нинди корбаннар хисабына килгәнен, тыныч, имин илдә яшәүнең кадерен белсеннәр иде», - дип йомгаклады балалар бакчасы мөдире Эльвира Закирова.

Фото: © https://agryz-rt.ru/

 

Ссылка на первоисточник
наверх