На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Лилия Муллагалиева: Дүртенче бала алып кайту теләген мин беренче булып белдердем

Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда катнашты. Бирегә алар кызлары Ильвина һәм ике малайлары Ильяс, Илһам белән бергә килгәннәр.

Аларның олы малайлары спорт белән шөгыльләнә.

Шуңа күрә күрә гаилә башлыгы хоккей белән гаилә вәкилләре арасында аналогия уздырды. «Безнең гаиләдә капкачы – ул Лилия Муллагалиева, саклаучы – мин һәм кызыбыз Ильвина, һөҗүмче – Ильяс, Илһам һәм Данил», – ди ул.

Лилия Муллагалиева 5 кешегә ничек ашарга әзерләве турында сөйләде. «Һәрбер гаилә вәкиленә аерым-аерым әзерләргә дә туры килә, чөнки токмачны бер кеше ашый, ә карабодайны бөтенесе дә яратып бетерми. Шуңа күрә аш табынына берничә төрле ризык әзерләргә туры килә», – ди ул.

Кызлары Ильвина төрле өлкәләр белән кызыксынуы турында сөйләде: ул ишү, җиңел атлетика һәм барабаннарда уйнау белән дә шөгыльләнә.

Алар дүртенче бала алып кайту фикеренә ничек килүләре турында да сөйләделәр. «Мин беренче булып теләк белдердем инде, хатын-кыз бит инде гел алдан чаба. Башта шикләнүләр дә булды, әмма хәзер ике малайны бергә күреп, Илсур да сөенә», – диде Лилия Муллагалиева.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх