На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Мишустин: Махсус операция бурычларын үтәүне тәэмин итүче гражданнар ветеран статусын ала

Россия Хөкүмәте Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашкан гражданнарга хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү турында карар кабул итте. Бу карар Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасында инде гамәлгә кертелгән яңа төбәкләргә нормага кагыла, дип хәбәр итте Михаил Мишустин.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты кулына корал тотып илне саклаучы һәркем өчен тигез шартлар булдырырга кирәклеген күп тапкырлар ассызыклаган. Хөкүмәт бу ярдәм сәясәтен эзлекле рәвештә тормышка ашыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы хәрбиләр һәм ирекле хезмәткәрләргә генә түгел, Кораллы көчләрнең граждан персоналына, табибларга, хәрби корреспондентларга һәм яңа төбәкләрдә тормышны җайга салырга ярдәм иткән структура хезмәткәрләренә дә биреләчәк.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алу өстәмә социаль гарантияләрне, шул исәптән салымга ташламалар, шифаханәләргә юлламалар һәм җир кишәрлеген чиратсыз сатып алу хокукын күздә тота.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була. Шулай ук контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, 8843 221 44 52.

Шулай ук 8800 222 59 00 һәм 117 (колл-үзәкнең төбәкара номеры) буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх