БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасындагы Россия тәэминатчыларының азык-төлек китерү буенча тендерларда катнашуы чикләнде. Бу хакта РБК яза.

Биредә ачлыктан интегүче илләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә булыша торган программа хакында сүз бара. Соңгы елларда Россиядә җитештерелгән он, көнбагыш мае һәм борчак Бөтендөнья азык-төлек программасының барлык тышкы тәэмин итүләренең 20 процентын алып торды.
Соңгы елларда илебездә җитештерелгән азык-төлек, нигездә, Сирия, Судан, Әфганстан, Палестина һәм Үзәк Азия дәүләтләренә җибәрелде.

Бөтендөнья азык-төлек программасы 1961 елда оештырылды. Бүгенге көндә ул – 120дән артык илдә эшли торган дөньядагы иң зур гуманитар оешмаларның берсе. Ачлыктан интегүче кешеләрне ашату өчен Бөтендөнья азык-төлек программасына ел саен 15 миллиард долларга якын акча кирәк, ул донорлар – Хөкүмәтләр, оешмалар, корпорацияләр һәм шәхси затларның ирекле взнослары хисабына җыела.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 2022 елда гомуми взнос 14,2 миллиард доллар тирәсе тәшкил иткән. Иң зур донор илләр арасында АКШны (7,2 миллиард), Германияне (1,7 миллиард) һәм Европа берлеген (698,2 миллион) телгә алырга мөмкин. Россия әлеге программада 2002 елдан катнаша. 2022 елда РФ, 30,5 миллион доллар күчереп, 30 иң зур донор арасына керде. Җыелган акчалар программа кысаларында Таҗикстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Әфганстан, Судан, Сомали, Зимбабве кебек 27дән артык илгә җибәрелә.

РФ тәэминатчыларыннан аларны азык-төлек китерү буенча кайбер тендерларда катнаштырмыйлар дигән беренче сигналлар берничә ай элек килә башлады, дип белдерде Россиянең Бөтендөнья азык-төлек программасы каршындагы даими вәкиле урынбасары Диләрә Равилова-Боровик.

Ул ачыклык керткәнчә, азык-төлек сатып алуның төп өлеше ирекле тендерлар үткәрү аша гамәлгә ашырыла һәм тендер игълан ителгәч, системада авторизация узган компанияләр белдерү кәгазе ала, әмма быел Россия тәэминатчылары аларны алудан туктаган.

2022 елның февралендә РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция башлану турында игълан иткәннән соң, АКШ һәм аның союздашларының Россиягә карата санкцион басымы көчәйде. Инде 2022 елның 7 мартында ук РФ, Иранны узып китеп, кертелгән санкцияләр саны буенча дөньякүләм лидерга әверелде. Илебезгә карата иң күп чикләүләрне АКШ һәм Европа берлеге кертте.
БМОның Бөтендөнья азык-төлек программасында Россиянең катнашуы чикләнде
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии