На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Волынец: Буллинг оештыручыларны өйдә укытуга күчерү – проблеманы хәл итү түгел

Мәктәп балаларны эзәрлекләүгә бәйле вазгыятьне җайга салуда катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец белдерде, дип хәбәр итә RT.

«Кызганычка, хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык чаралар нәтиҗә белән көрәшүгә юнәлдерелгән. Чөнки әгәр буллинг инде бар икән, димәк бала үзен асоциаль рәвештә тота.

..», - дип билгеләде ТР балалар омбудсмены. Ул агрессорларны өйдә яки махсус учреждениеләрдә укытуга күчерү «бик күп балаларга» кагылачак.

Һәр мәктәптә буллингка каршы көрәшү регламенты бар, әмма ул еш кына үтәлми, дип игътибар итте Волынец.

« безгә әлеге регламентларның үтәлешен контрольдә тоту системасын кертергә кирәк. Мәктәптә проблемага игътибар итмәү һәм бернәрсә дә эшләмәү өчен зур җаваплылык. Әлбәттә, барысын да укытучыларга гына сылтап калдырырга ярамый, әмма мәктәп теләсә кайсы очракта конфликтны җайга салу һәм киләчәктә яңа конфликтлар килеп чыгуны профилактикалау эшендә катнашырга тиеш...» – дип ассызыклады ул.

Моның өчен педагогларны конфликтны җайга салу кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, дип саный Волынец. Эзәрлекләүне профилактикалауның яхшы ысулы буларак ул «Заступник» проектын атады. Куркыныч янаган бала смартфонындагы бушлай кушымтада «хәвеф төймәсенә» баса ала, шуннан соң аңа ярдәмгә киләчәкләр.

Моннан тыш, буллинг оештыручы һичшиксез җаваплылыкка тартылырга тиеш, әмма еш кына агрессор үзе кайчандыр эзәрлекләү корбаны булган бала була, дип өстәде ТР балалар омбудсмены.

«Мондый хәл бик еш очрый. бала психологик ярдәмгә яки хәтта коррекциягә мохтаҗ. Әмма хәзер менә шулай балаларның бер өлешен махсус учреждениеләргә яки өйдә укытуга җибәрү проблемаларны хәл итмәячәк», - дип саный Ирина Волынец.

Ссылка на первоисточник
наверх