На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Югары Осланның Вахит авылында мөнәҗәтләр кичәсе булган

Югары Осланның Вахит мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә «Мөнәҗәтләр кичәсе» дигән фольклорга багышланган чара үткәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә башында авыл китапханәсе мөдире Гөлназ Фәттахова татар фольклорының иң борынгы һәм популяр жанрларының берсе булган мөнәҗәтләр тарихы турында сөйләгән.

«Мөнәҗәтләр – Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне данлаучы традицион мөселман җырлары. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә мөнәҗәт – «үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһка мөрәҗәгать итү, гафу үтенү һәм ярдәм сорау». Әлеге чара милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә, халыкта үз халкының рухи кыйммәтләренә кызыксыну уята, шулай ук татар, мөселман гореф-гадәтләренә тарта һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыра», – диелә хәбәрдә.

Кичәдә катнашучылар туган җир, ана һәм бала, үлем һәм үлемсезлек турында төрле темаларга мөнәҗәтләр башкарган, үзләренең уй-кичерешләрен халыкка җиткергәннәр. Көчле эмоциональ йогынты нәтиҗәсендә башкарылган мөнәҗәтләр тыңлаучыларда дулкынлану хисләре уяткан. Кичә җылы һәм дустанә шартларда чәй эчү белән тәмамланган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх