На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Апуш.Нәниләр» студиясенең яшь артистлары Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак

8 апрельдә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Апуш.Нәниләр» балалар театр студиясенең премьерасы узачак.

«Тыз-Быз» пьесасы узган ел Казан мэриясенең «Алмачуар» драматургия бәйгеседә җиңүче булды. Спектакльнең гамәлдәге затлары – «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә тәрбияләнүчеләр.

Куелышның режиссеры актерлык осталыгы педагогы, театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина булды, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Репетицияләр кыш башында ук башланды, рольләр бүленеше, биюләр куелышы, җырлар ятлау, костюмнар тегү, декорацияләр әзерләү – барысы да профессиональ театрларныкы кебек», – дип уртаклашты мәктәп-студия кураторы.

Спектакль 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының универсаль залында башлана.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш.Нәниләр» театр студиясе мэрия инициативасы белән татар теленә ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия ярдәмендә ачылды. Студиянең төп максаты – балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Студиядә Казан театрлары артистлары һәм Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Алсу Фәйзуллина, шулай ук Татарстан дәүләт ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова эшли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх