Чаллыда иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе – Сабан туе башланып китте, ул төрле районнар, буыннар һәм һөнәр вәкилләрен ел саен бер мәйданчыкта җыя. Шәһәр халкын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да килде.
Сабан туе ачылышында мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм башкалар бар иде.
Мәртәбәле кунакларны традицион Болгар һөнәрчелеге - чүлмәкчелек эше белән таныштыру мөһим вакыйга булды. Премьер-министр Алексей Песошин, халык традицияләрен тәкъдим итүдә катнашып, яңа гына ясалган чәйнектә имзасын калдырды.
«Чаллы – районы булмаган шәһәр, әмма без һәрвакыт күршеләребезнең ярдәмен тоябыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Олег Коробченко. – Бүген безнең янәшәдә якын-тирәдәге территорияләрнең башлыклары – җирдә эшләүчеләр, республиканы туендыручылар, азык-төлек иминлеген тәэмин итүчеләр. Сабан туе – үзгә бер җылылык бөркелгән төп бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык туганнар, якыннар, күршеләр бергә җыела торган көн. Бүген мин кабат өемдә, гаиләм, дусларым һәм иптәшләрем янында».
Сабан туе Чаллыда гадәттәгечә киң колач белән уза. Иртә таңнан милли утарлар эшли, аларда татар ашларын татып карарга, һөнәрчелек мастер-классларын күрергә һәм авыл көнкүреше атмосферасына чумарга мөмкин.
Спорт ярышлары һәм халык уеннары берничә мәйданчыкта уза: капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, багана башына менү, билбау көрәше һәм башка традицион уеннар балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уята.
Сабан туеның театральләштерелгән ачылышы 11.00 сәгатьтә башланды. Төш вакытында төп сәхнәдә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үз коллективы белән чыгыш ясаячак.
Бер үк вакытта бәйрәмнең тагын бер аерылгысыз элементы - ат чабышлары старт ала. 13.00 сәгатьтә милли көрәш башлана, аның финалы 17.00 сәгатькә планлаштырылган.18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр артистлар катнашында концерт программасы каралган. Фирдүс Тямаев чыгышы концертның иң югары ноктасы булачак, ул сәхнәгә 21.00 сәгатьтә чыга.
Бер көн элек Чаллы ипподромында үзенчәлекле катнашучылар өчен Сабан туе узган иде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлады.
Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии