На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Татарстан Гидрометеорология үзәге яңгыр һәм салкыннар килү турында кисәтте

Озакка сузылган метеорологик җәй бу атна азагына Татарстаннан китә. Һава температурасы акрын гына кимүгә таба бара, бу атнаның икенче яртысында болытлы һава торышы, яңгыр һәм яшен көтелә.

«Россиянең Европа территориясе һәм Уралда озак вакыт хакимлек иткән антициклон акрынлап китә. Безнең территориягә атмосфера фронтлары йогынты ясаячак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.

Көз, соңга калып булса да, үз көченә керә. Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, узган төндә Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфракта һәм һавада беренче кырау төшү теркәлгән.

Баулыда төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшкән.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх