На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Аналитик Үзәк Банк бүген төп ставканы киметергә мөмкин дип фаразлый

Үзәк банк Директорлар советының бүгенге утырышында төп ставканы киметү варианты кире кагылмый. Бу хакта «Татар-информ»га «Финам» макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая хәбәр итте.

«Булачак утырышта төп ставканы киметү варианты кире кагылмый. Әмма без регулятор, мөгаен, төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә саклаячак, дип уйлыйбыз.

Уңай шартлар булган очракта, якындагы утырышларда аны киметә башлау мөмкинлегенә «ишарә ясап» сигналны һәм риториканы кабат «йомшартырга» мөмкин», – дип саный эксперт.

Аның фикеренчә, ставканың кимүе символик булмаячак – 1 проценттан да кимрәк. Мисал өчен, 2015 һәм 2022 елларда беренче тапкыр 2 процентка һәм 3 процентка кимегән иде.

«Финам» аналитигы Игорь Додонов Үзәк Банкның ставка буенча карарын көткәндә Россия алдынгы банкларында кулланучылар кредитлары буенча уртача ставкалар апрель башында 5 проценттан артыкка кимеде, дип сөйләде. Шуннан соң алар хәзерге вакытка кадәр чагыштырмача тотрыклы булып калды. Кертемнәр буенча ставкалар акрынлап кими бара.

Бүген, 6 июньдә, Үзәк Банкның акча-кредит сәясәте буенча директорлар советы утырышы уза. Алдагы утырыш 25 апрельдә булды, регулятор төп ставканы 21 процент дәрәҗәсендә калдырган иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх